Иске Эсләк авылында отчет жыелышы

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әгерҗе муниципаль районында авыл җирлекләренең традицион отчет жыелышлары Иске Эсләк авылыннан башланып китте. 


Авыл халкын башта район социаль яклау, пенсия фонды идарәсе белгечләре Гобәева Гөлфия Вазиф кызы һәм Яппарова Раушания Дөлфәт кызы кабул иттеләр. Бу өлкәләрдә халыкны кызыксындырган сораулар шактый булды.


Авыл җыены башлангач җирлек башлыгы Галимҗан Гайсә улы Муллахмәтов халыкны җыелышта катнашучы район вәкилләре белән таныштырды. 


Авыл башлыгының еллык эшләрнең үтәлешен чагылдырган отчет  доклады эчтәлекле һәм кызыклы булды. Галимҗан Гайсә улы авыл халкының үзара салымнарны һәм ут, су өчен салымнарны  100% ка үтәвен әйтеп, җирлектә яшәүчеләрнең үзаңы, культура дәрәҗәсе үсүен ассызыклап үтте. Авылда тырыш хезмәт куеп фермерлык белан шөгыльләнүче гаиләләрне үрнәк итеп китерде Галимҗан Гайсә улы. «Ак Барс - Әгерҗе агрофирмасы» ҖЧҖ нең авыл халкын салам, печән, катнаш азык белән тәэмин иткәне өчен рәхмәт сүзләре яңгырады Г. Муллахмәтов чыгышында. Авыл җирлегендәге оешмаларның авыл тормышында актив катнашулары да бик сөенечле, - диде Галимҗан Гайсә улы.


Район Башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы үзенең чыгышында районның социаль–икътисади үсешендә булган яңалыкларга, мәдәният, медицина корылмаларын төзекләндерү, яңаларын ачу мәсьәләләренә тукталып үтте.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы      Гатауллин Дилүс Гаскәр улы җыелыштагыларны авыл халкына отышлы булырлык яңа программалар белән таныштырды. Пай җирләре белән килеп чыккан  четерекле мәсьәләләрне чишү юлларын район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нәбиев Флүр Фәйзи улы белән алар бергәләп халыкка төшендерделәр.

Әгерҗе муниципаль районы Советы оештыру бүлеге.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International