Талпаннарның иң зур активлыгы Татарстанның алты районында күзәтелә. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина хәбәр итте.
Ведомство мәгълүматлары буенча, талпаннарның иң күбе республиканың Зәй районында теркәлгән, аларның саны 100 мең кешегә 264 очрак. Яңа Чишмә районында 172 очрак. Әгерҗе һәм Спас районнарында - 100 мең кешегә 171 очрак. Алга таба Менделеевск районы (168), Чирмешән (152) һәм Ютазы районнары (132) бара. Моннан тыш, Татарстанның 30 муниципалитеты вируслы энцефалит буенча эндемик, ә талпан боррелиозы буенча бөтен республика, дип билгеләп үтте санитария табибы. Алешина соңгы дистә елда талпан энцефалиты белән авыру 11 тапкырга кимеде, дип ассызыклады. Ел саен мондый очраклар 1-4 тапкыр теркәлә һәм алар барысы да читтән килгән, дип өстәде ул. Исегезгә төшерәбез, бу сезонда талпан тешләү аркасында медицина учреждениесенә 2651 татарстанлы мөрәҗәгать итте.