Язгы чакырылышта районыбыздан 29 солдат чакырылырга тиеш.
Бүгенге көндә районыбызның биш кешесе армиягә китте. Икенче төркем июньдә юлга чыгачак.
Узган елның язында солдат хезмәтенә чакырылган егетләр акрынлап туган якларына кайта башладылар. Аларның бишесен инде якыннары каршы алды. Бүген Яңаул авылында яшәүче Миләүшә Муллахмәтова улы Ранисның кайтуы турында хәбәр итте.
- Без солдат бурычын намус белән үтәгән улыбызны горурланып көтәбез, - диде ул.