Балалы татарстанлыларга ярдәм йөзеннән республика бюджетыннан 2 млрд. сум акча бүленәчәк. Бу акчалар ата-аналар түләвенең бер өлешен балалар бакчасы өчен компенсациялиләр.
Бала бакчага йөрмәгән көннәрдәге "абонент түләве" минималь булачак - ул 3-4 тапкырга түбәнрәк булачак. Мәсәлән, бала бакчага йөрмәсә, 2789 сум урынына (3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен 10,5 сәгатьлек төркем) абонент түләве 685 сум тәшкил итәчәк. Бала бакчага пропусксыз йөрсә, ата-аналар түләве дә кимиячәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә, инде 12 майдан, яңа форматны исәпкә алып, түләп бетерелсен өчен, кыска вакыт эчендә тиешле исәпләүләр ясарга кушты.
Гаиләләргә социаль ярдәм - Татарстан өчен төп өстенлек.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы балалар бакчаларында 1546 бала тәрбияләнә