Азат Вәлиев Әгерҗе районын җитәкләде

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

ТР Хисап палатасының элеккеге аудиторы Азат Вәлиев Әгерҗе районын җитәкләде, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

29 майда Әгерҗе районы Советы һәм “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советының чираттан тыш уртак утырышында Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров депутат һәм муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде. 

Район депутатлары Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны Азат Вәлиевка йөкләү мәсьәләсен карадылар, ул 2009 елдан бирле республика Хисап палатасы аудиторы булып эшләгән иде. Азат Вәлиев 1980 елда Лаешта туган.

 КДФЭИны бухгалтерлык исәбе һәм аудит белгечлеге буенча тәмамлый, Казан педуниверситетын филология белгечлеге буенча, РФ Хисап палатасының системалы анализ дәүләт фәнни-тикшеренү институтын, читтән торып аспирантураны тәмамлый. Англиядә "Christ 's College" та белем узды.

Икътисадый фәннәр кандидаты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International