Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Вәлиев Тирсәдәге авыл активы белән очрашты

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Авылларда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев белән җирлек башлыклары, депутатлар һәм авылларның активлары белән танышу очрашулары башланды. Аларның беренчесе Тирсәдә узды.

Җирлек башлыгы Рафил Закиров көн тәртибендәге актуаль проблемалар, халыкның тормышы, хезмәт күрсәтүче оешмаларның һәм учреждениеләрнең эшчәнлеге турында сөйләде. 

Беренче проблема булып хәзерге вакытта штат булмау сәбәпле 1200 квадрат метр мәйданлы спорт комплексы буш торганлыгы әйтелде.

- Моңа кадәр без тренерның штат берәмлеген сакларга тырыштык, аңа авыл җирлеге бюджетыннан хезмәт хакын түләдек. Кызганычка каршы, хәзер андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә 1 гыйнвардан спорт комплексы ябык. Ә бина кышын җылытыла, ай саен 40-50 мең сумга төшә. Яшьләр, балалар гына түгел, өлкәннәр дә спорт комплексының эшләвен тели. Монда бит милли көрәш, кул сугышы, теннис, аэробика, бильярд, волейбол белән шөгыльләнү, тренажерда шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International