Бүген Дәүләт автоинспекциясе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре Әгерҗе шәһәрендә балигъ булмаган пассажирлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлтелгән “Бала - төп пассажир!” дигән чара үткәрделәр. ⠀
Юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләренә туры китереп, беркетелгән һәм автокреслоларда булган яшь пассажирларга инспекторлар юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү өчен китаплар бүләк итте. ⠀
Автоинспекторлар искә төшергәнчә, балигъ булмаганнарны ташу кагыйдәләрен бозган өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган. Әмма балаларны ташый торган машина йөртүчеләр беренче чиратта аларның тормышы һәм сәламәтлеге турында уйларга тиеш. Белгечләр фикеренчә, махсус балалар тотып тора торган җайланмалар аварияләрдә балаларның үлү ихтималын 70 процентка киметә.