Сишәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Вәлиев һәм аның урынбасары Римма Гыйльметдинова Әгерҗе шәһәренең үзәк район хастаханәсендә булдылар. Алар командировкадан кайткан медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.
- Минем әни дә шәфкать туташы булып эшләде. Шуңа күрә мин бу эшнең никадәр җаваплы һәм катлаулы булуын яхшы аңлыйм. Ә сезне, шундый катлаулы вәзгыять вакытында, таҗ белән, чын-чынлап замана геройлары дип атарга мөмкин. Рәхмәт сезгә, сау булыгыз, - диде Азат Рустемович.
Хастаханәнең профком җитәкчесе Гөлнара Шәйхетдинова шулай ук хезмәттәшләренә бүләкләр тапшырды һәм иң җылы теләкләрен җиткерде.