Әгерҗедә яшәүче тыл ветераны Галимә Гәрәева үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Өлкән яшьтә булса да, муенындагы төймәләре кебек ялт итеп тота ул үзе яшәгән тирәлекне: бүлмәсе дә, үзе эшләргә яраткан бакчасы да, кием-салымы да.

Менделеев районында туып-үскән кызның балачагы авыр сугыш чорына туры килә.

  • Юа, кукы, кәлҗемә ашап үскән буын без. Кишер яфрагы турап аш пешердек. Черегән бәрәңгедән пешергән кәлҗемә бик тәмле булып тоела иде, – дип балачак хатирәләрен барлады Галимә апа.

Дүрт сыйныф тәмамлагач та, олыларга ияреп басуда эшли башлый ул. Бодай, арпа, борчак басуында, торналар кебек тезелеп, өлкәннәрдән калышмыйча чүп утый, көнгә 10-15 сутый урак ура. Басуга көянтәләп тавык тизәге ташу, 20 чакрым ераклыктагы авылдан уфалла арбасы белән орлык ташу кебек колхоздагы эшләрне башкара.

Колхозда яратып эшләдем, дисә дә Тәбәрле егете Талип белән гаилә корып, Әгерҗедә яши башлагач та эшен бик ярата ул.  Техничка булып мәктәптә, аннары депода һәм кинотеатрда хезмәт куя. “Идән юу – яраткан шөгылем булды”, – ди Галимә апа.

Хәзер дә тик торуны белми әле. Кайда нинди чәчәк рәсеме күрә, шулар белән зәвыклы итеп бүлмәсенең диварларын бизи. Шуңа да бүлмәсе аллы-гөлле чәчәкле болынны хәтерләтә. Хуҗалыктагы тавыкларны карау – аның җаваплылыгында. Бакча эшләрендә дә кулыннан килгәнчә эшли. Улы һәм килене кайтуга токмач җәеп аш пешерү – һәр көнне башкара торган эше.

– Әни токмачны бик вак кисә. Моңа кадәр чәкчәк пешерде. Әниемне дә чәкчәк пешерү серләренә ул өйрәтте, – ди килене Эльвира.

Үзе дә уңган киленен, пешергән ризыкларын мактый Галимә апа.

Сугыш ветеранының тол хатыны буларак 75 мең, тыл ветераны буларак 5 мең бирүләренә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале тапшыруларына,90 яшьлек юбилеена район җитәкчелегенең бүләген һәм котлауларга бик сөенде юбиляр. Сөенече торган җирен оҗмах бакчасыдай ямьләгән алтын куллы улы Рафинат та, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International