Дәүләт Думасында Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертүгә әзерлек эшләре бара.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Хезмәт базары пандемия башлангач сизелерлек үзгәрешләр кичерде, һәм безнең фракция Хезмәт кодексына актуаль төзәтмәләр кертүгә әзерләнде. Тәкъдим ителә торган үзгәрешләрнең кайбер төп аспектларын билгеләп үтәм:
- Хезмәткәрләрне дистанцион эшкә һәм өлешчә читтән торып эш итүгә вакытлыча күчерү регламенты кирәк. Әгәр дә бу хезмәт килешүе белән каралмаган булса, эш бирүче белән хезмәткәр арасында бәхәсле хәлләрне булдырмау өчен хезмәт хакына һәм графикка кагылышлы аерым килешү төзелергә тиеш;
- процессны гадиләштерү өчен электрон документ әйләнешен максималь кертү, әмма документлар авторизациясенең кабул итәрлек нормаларын хезмәт килешүендә беркетү белән;