Шәхси яклау чаралары - битлек һәм перчаткалар беркем дә гамәлдән чыгармаган. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Р.Т. Гыйсмәтуллина сөйләгәнчә, җәмәгать урыннарында индивидуаль яклау чараларыннан башка булган өчен 1000нән 15 000 сумга кадәр штраф яный.
Шулай ук әлеге маддә буенча административ җаваплылыкка индивидуаль эшкуарларны җәлеп итәргә мөмкиннәр, аларга 10 000 сумнан 30 000 сумга кадәр штраф яный.
Роспотребнадзор республикада кертелгән таләпләрне үтәргә һәм шәхси саклау чараларыннан башка өйдән чыкмаска киңәш итә.