Инновацияләргә ярдәм фонды программалары турында

2020 елның 5 июне, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инновацияләргә ярдәм фонды (алга таба - Фонд) тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кече предприятиеләргә ярдәм программалары буенча заявкалар кабул итүне дәвам итү турында хәбәр итә. Фонд үз көчләре белән башкарылган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-констукторлык эшләре нәтиҗәләрен җитештерүгә кертә торган Татарстан Республикасы кече инновацион предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтә.

Фонд ягыннан грант финанслау төрле дәрәҗәдәге проектларга исәпләнгән һәм 3 дән 50 млн. сумга кадәр ярдәм итүне күздә тота, шул исәптән сайланган конкурска бәйле рәвештә финанслашу шартларында.

Конкурсларда 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кече эшкуарлык субъектларына кертү критерийларына туры килә торган һәм КУЭ субъектларының бердәм реестрында торучы юридик затлар катнаша ала. Хәзерге вакытта Фонд тарафыннан түбәндәге программаларга заявкалар җыю игълан ителде:

2020 елның 15 июненә кадәр "Үсеш-НТИ" программасы буенча финанслау-20 млн. сумга кадәр (финанслашуның 30%). Программа милли технологик инициативаның (НТИның«юл карталары») чаралары планнарын тормышка ашыру максатларында НИОКРга 8 юнәлеш буенча ярдәм итүгә юнәлдерелгән: Аэронет, Автонет, Нейронет, Энерджинет, Маринет, Хелснет, Технет һәм Түгәрәк хәрәкәте.

2020 елның 20 июленә кадәр «СТАРТ» программасы буенча финанслау - 2дән 5 млн.сумга кадәр. Программа яңа товар, эшләнмәләр, технологияләр һәм хезмәт күрсәтүне эшләргә һәм үзләштерергә омтылучы кече инновацион предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программа кысаларында түбәндәге тематик юнәлешләр буенча проектлар сайлап алына: цифрлы технологияләр; медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре; яңа материаллар һәм химия технологияләре; яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре; биотехнологияләр; ресурсларны саклау энергетикасы.

Гаризалар https://online.fasie.ru Фондының онлайн-системасы аша кабул ителә.

Катнашу һәм гаризаларны корректлы тутыру мәсьәләләре буенча консультацияне Татарстан Республикасында Фондның региональ вәкиленнән (843) 570-68-50, эл. почта info@tpidea.ru, яисә Министрлык хезмәткәрләреннән (843) 524-91-39, эл. Danat.Lunkov@tatar.ru телефоны буенча алырга мөмкин.

ФСИ программалары>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International