Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!
Җәмгыятебез ничек кенә алга китүгә карамастан, һәрвакыт кайгыртуга мохтаҗ кешеләр булачак. Аларны яклау һәм кайгырту социаль хезмәткәрләрдән башка булмас иде. Бу – вазифаны башкару ялгыз, физик мөмкинлекләре чикле өлкәннәребез, веетарннарыбыз, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр тормышы өчен олы җаваплылык ул. Социаль хезмәткәр булу – ул үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Бу – шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату һәм хөрмәт итү сыйфатларын бергә җыйган һөнәр.
Районда социаль яклау учреждениеләрнең киң челтәре булдырылган. Алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар. Сезгә җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат ВӘЛИЕВ.