Татарстанда бүген коронавирусның 53 яңа очрагы расланган. 4 кеше хастаханәгә урнаштырылып, 49 кеше өйдә дәвалана.
- 11 июньнән Әгерҗедә кафеларның җәйге терассалары (15 июньнән КФҮләр) ачылачак, 8 июньнән маскалардан бары тик кибетләрдә, хезмәт күрсәтү объектларында, дини биналарда, җәмәгать транспортында гына, ә перчаткалардан - сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында гына булырга кирәк, - дип хәбәр итә коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
Әгерҗе хастаханәсе мәгълүматларына караганда, районда барлыгы 13 кеше изоляциядә кала. 7 кеше башка субъектлардан килгән. 14 кеше шикле нәтиҗә белән исәптә тора. 1 кеше исәптән төшерелгән.
- Тәүлек эчендә 11 хәбәр теркәлгән, җинаять юк. ЮХИДИ линиясе буенча 15 беркетмә төзелде, шуларның 1се исерек хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать тәртибен саклау линиясе буенча -2 беркетмә, 20.6.1 ст.буенча 9 беркетмә төзелде, сәүдә объектының вазифаи затына карата 1 хокук бозу очрагы ачыкланды. Чаралар дәвам итә, - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.