Әгерҗе мөхтәсибәте акция игълан итә

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Әгерҗе районы мөхтәсибәте макулатура җыю буенча "Кәгазьгә тормыш бүләк ит" акциясе игълан итә. Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Җыелган акча «Зәкят»хәйрия фонды карамагындагы авыручы балаларны дәвалауга юнәлдереләчәк. Макулатура җыю Әгерҗе шәһәре, Сәетов урамы, 2 йорт адресы буенча,"Нур" мәчете көн саен 9: 00 дән 17:00 гә кадәр башкарыла. Шулай ук макулатураны алга таба утильләштерү өчен дини текстлардан торган макулатура кабул ителә. Акция 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Өстәмә мәгълүматны телефон аша алырга мөмкин: +7(987)2930463 +7(909)3136522 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International