Район җитәкчеләре социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

2020 елның 9 июне, сишәмбе

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары урнашкан   бинага килделәр.

Азат Рөстәм улы  биредә Менделеев мәшгульлек үзгенең Әгерҗе районы филиалы, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең райондагы бүлекчәсе, “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең эшчәнлеге белән танышты. Җитәкчеләр актлар залында социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан узган тантанада да катнаштылар.

-Башкаларның проблемаларына битараф булмавыгыз, олы йөрәгегез өчен рәхмәт. Кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, – дип теләделәр җитәкчеләр.

Бәйрәмдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре, ирешкән уңышлары һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бер төркем хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International