Әгерҗелеләрне коронавирусны таратмау буенча чикләүләрне озайту турында кисәттеләр

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге тарафыннан барлыгы 217 хәбәр теркәлгән, узган елның шул ук чорында 247 хәбәр алынган, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге юрисконсульты Валентина Долженкова.

 

Шулай ук:

- 7 талау;

- 2 вак-төяк урлау очрагы;

- 5 кыйнаутурындахәбәр;

- 15 гаиләдә низаг турында хәбәр

- 3 үтерү белән янау турында хәбәр;

- 20 кеше вафат булу турында хәбәр;

- 2 бәхетсезлек очрагы; 8 җәрәхәтләнү;

- 10 юл-транспорт һәлакате;

- 11 граждан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе турында хәбәр;

- 8 полиция хезмәтләрен алдап чакыру;

-  паспорт югалтуның 10 очрагы турында хәбәр теркәлгән.

 

Хөрмәтле Әгерҗе районы халкы!

 

Сезне коронавирус инфекциясе таралу буенча чикләүләрне озайту турында кисәтәбез: җәмәгать урыннарында төркемнәр белән җыелмау; кибетләргә, даруханәләргә, хастаханәләргә, транспортка һәм башка җәмәгать урыннарына барганда, саклагыч маска һәм перчаткалар кию, 1,5-2 метр дистанцияне саклавыгызны сорыйбыз.

 

Шул ук вакытта, соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның 54 очрагы ачыкланган. Хастаханәләрдән 20 кеше чыгарылган.

Республика убенча география :

 

1. Казан-35

 

2. Яр Чаллы – 10

 

3. Азнакай – 1

 

4. Яшел Үзән – 1

 

5. Лаеш районы-1

 

6. Лениногорск – 1

 

7. Менделеевск – 1

 

8. Түбән Кама – 1

 

9. Нурлат – 1

 

10. Балык Бистәсе – 1

 

11. Саба – 1

 

Барлыгы 9 июньгә (арту буенча) Татарстанда 3665 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Дәвалауда 906 кеше кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International