Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлегендә «Полицейский дядя Степа»балалар иҗаты конкурсының региональ этабына йомгак ясалды. Региональ этапның жюри хөкеменә 80 эш сайлап алынды, аларны 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге катнашучылар башкарды.
Министрлык бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре кергән эшче төркем тарафыннан аеруча ачык һәм креатив эшләнгән өч иң яхшы эш билгеләнде:
1. "Степа абый постта" исемле пластилиннан ясалган эшләнмәне Бөгелмә шәһәреннән Павлова Виктория гаиләсе юллаган. Әлеге эшләнмә интерьерны бизәү өчен статуэтка буларак кулланыла ала, шулай ук балаларның өстәл һәм сюжетлы-рольле уеннарын юлларда куркынычсыз хәрәкәт кагыйдәләре буенча кулланырга мөмкин.
2. Актаныш районы Бүләк авылыннан Низамов Булат «Полицейский Степа абый – балалар дусты» пластилинография ысулы белән кул эшләре ясаган;
3. Әгерҗедән Пономарев Денисның пластилиннан "Дядя Степа постта" исемле эше өченче урынга лаек.
Виктория Павлованың эше Россия Эчке эшләр министрлыгына юнәлтелгән, анда ул илнең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар белән беррәттән призлы урын өчен көрәшне дәвам итәчәк.
Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында онлайн тавыш бирү юлы белән һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында билгеләнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте.