Әгерҗе йөзләрдә: урман тармагы ветераны Рафил Шакиров

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – 38 ел урман хуҗалыгына багышланган Шакиров Рафил Нуретдин улы.

Рафил Шакиров 1944 елның 2 июлендә Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында туа. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, ул хезмәт юлын 1964 елда Әгерҗе урман хуҗалыгы урманчылыгының Девятернә участок урманчылыгындагы техника-урманчы вазыйфасында башлый. 1966-1968 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт тәмамланганнан соң Рафил Шакиров Әгерҗе участок урманчылыгының урманчы ярдәмчесе булып эшли, 1977 елның апрелендә аны Әгерҗе урман хуҗалыгы баш урманчысы итеп билгелиләр

1981 елның февраленнән 1993 елның маена кадәр Рафил Шакиров Удмуртия Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Сарапул урман хуҗалыгының баш урманчысы булып эшли. 1993 елның июнендә кече Ватанга әйләнеп кайта һәм баш урманчы булып 2004 елга кадәр эшли.

Югары профессионализмы, сайлаган һөнәренә тугрылыгы һәм озак еллар фидакарь хезмәте өчен Рафил Нуретдин улы ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, “Фидакарь хезмәт өчен" юбилей медале белән бүләкләнде. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан ”РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен” һәм “СССР Дәүләт урман саклавында XX ел хезмәт иткән өчен” билгеләре белән бүләклән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International