КоронавирусӘгерҗедә: бармы, юкмы?

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстанда бүген 55 яңа коронавирус йоктыру очрагы расланган. 17 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 38 кеше өйдә дәвалана.

 

Оператив штаб мәгълүматларына караганда, 10 июньгә Әгерҗе районында коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәгән.

 

Яшь төркемнәре буенча республикада авыручылар:

18 яшькә кадәр – 5

18 - 30 – 9

30 - 50 – 19

50 - 60 – 8

60 - 70 – 12

70 - 80 – 2

80 - 90 – 0

90 яшьтән өлкәнрәк – 0 кеше.

 

География буенча:

 

1. Казан – 42

2. Яр Чаллы – 3

3. Әтнә районы-1

4. Балтач – 1

5. Югары Ослан – 1

6. Биектау – 3

7. Алабуга – 1

8. Лаеш – 2

9. Балык Бистәсе – 1

 

Барлыгы 10 июньгә (арту буенча) Татарстанда 3720 COVID-19 очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International