11 июньдә Әгерҗегә өченче тапкыр азык-төлек җыелмалары белән фура килде. “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясе кысаларында әлеге ярдәмне 735 гаилә алачак. Тартмаларны бушатуда район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Вәлиев шәхсән үзе катнашты.
Шул ук көнне Азат Вәлиев Әгерҗедән күп балалы Гаяновлар гаиләсенә бүләкләр тапшырды. Татьяна белән Рәфис өч бала тәрбиялиләр, шуларның иң кечесенә 2 яшь.
"Мондый җыелмалар авыр хәлдә калучылар өчен бик сизелерлек ярдәм. Бу чараны гамәлгә ашыручыларга рәхмәт әйтәсе килә”, - диде гаилә башлыгы, җитәкчегә рәхмәт сүзләрен белдереп.
Социаль ярдәм яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз гражданнарга, социаль куркыныч хәлдәге балалары булган гаиләләргә, опека һәм попечительлек буенча бурычлар түләүсез нигездә башкарылучы гаиләләргә һәм ата-аналары алимент түләүдән читләшкән гаиләләргә каралган. Моннан тыш, азык-төлек җыелмалары пандемия вакытында кризистан зыян күргән үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр гаиләләренә тапшырылачак.
Авылларда җыелмаларны авыл җирлекләре башлыклары тапшырачак. Шәһәр буенча продуктларны мәйданга килергә мөмкинлеге булмаучыларга волонтерлар илтеп җиткерәчәк.
Тагын бер шундый фураның Әгерҗегә килүе июнь ахырында көтелә.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/yardm-yansh-pomoshch-ryadom-furasy-gereg-chenche-tapkyr-azyk-tlek-yelmalary-kiterde