Татарстанда коронавирустан үлүнең 11 очрагы: Вирус үлгәннән соң идентифицацияләнгән

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Россиядә коронавирусның расланган очраклары 500 000 кешедән артып китте.

 

Тәүлек эчендә Татарстан буенча 54 кеше авыру йоктырган. 2785 кеше, шул исәптән 18е узган тәүлектә терелгән.

 

16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 38 кеше өйдә дәвалана.

 

География :

 

1.Казан – 19

 

2.Яр Чаллы – 10

 

3.Актаныш – 1

 

4.Әлки районы-1

 

5.Әлмәт – 2

 

6.Әтнә районы-2

 

7.Буа районы-1

 

8.Югары Ослан – 1

 

9.Чүпрәле – 1

 

10.Яшел Үзән – 4

 

11.Лаеш районы-1

 

12.Лениногорск – 1

 

13.Мамадыш – 1

 

14.Менделеевск – 1

 

15.Түбән Кама – 3

 

16.Яңа Чишмә – 1

 

17.Саба – 1

 

18.Тукай районы-1

 

19.Чирмешән – 1

 

20.Ютазы районы-1

 

"Әгерҗе хәбәрләренә" мәгълүм булганча, Татарстанда коронавирустан 11 нче үлем очрагы теркәлгән. Әлмәт районында 1976 елда туган кеше вафат булган.

 

2 июньдә ул ике яклы пневмониянең авыр агымы белән хастаханәгә салына. Дәвалауны анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә алган, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Шикәр авыруы да булган.

 

3 июньдә үткәрелгән дәвалау фонында пациентның йөрәк эшчәнлеге туктала. 30 минут эчендә реанимация чаралары уңышлы булып чыкмый.

 

Бу катлаулы клиник очрак булу сәбәпле, мәет материалын тикшереп, озак вакытлы патолого-анатомия экспертизасы үткәрергә кирәк диелә. Үлем сәбәбе- коронавирус йогышы. Вирус үлгәннән соң идентифицацияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International