Әгерҗе районы җитәкчесе Россия көне белән тәбрикләде

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

 

12 июньдә илебез халкы Россия көнен бәйрәм итә. Безнең барыбыз өчен дә уртак Ватаныбыз булган Россиядә тамырларыбыз бер. Күпмилләтле илебез халкының авыр сугыш елларындагы һәм тыныч тормыштагы фидакарьлеге сокланырлык.Хәзерге вакытта икътисад, социаль һәм рухи-мәдәни өлкәләрне үстерү, тормышыбызны сыйфат ягыннан яхшырту өчен зур эшләр башкарыла. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Әгерҗе районы да илебез үсешенә зур өлеш кертә. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, спорттагы, мәдәнияттәге һәм башка тармактагы җиңүләре белән әгерҗелеләр кече Ватаныбызны данлыйлар.Хөрмәтле райондашлар! Әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр, уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын.

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат ВӘЛИЕВ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International