“Олимп“ ябылмаячак

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә “Олимп“ спорт комплексы өч айга якын ябык булды. Ниһаять, 5 июньдә ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә спорт һәм физик культура учреждениеләре үз ишекләрен ачты.  Озын тәнәфестән соң беренче эш көне “Олимп“ хезмәткәрләре өчен тыгызрак булган. Нигездә, залларны әзерләү, халыкка мәгълүмат җиткерү белән шөгыльләнгәннәр. Бирегә даими йөрүчеләр генә дүрт меңнән артып китә.

 

Спорткомплексның эшли башлавы турында яшьләргә социаль челтәрләр аша хәбәр юлласалар, өлкәннәргә шалтыратып әйткәннәр.  Үзизоляция вакытында бик еш онлайн-тренировкалар уздырылса да, халык спорт занятиеләренә сусавын белдергән. Алар “Олимп“ның яңадан эшли башлавын сөенеп кабул иткәннәр. 

 

–    Без коронавирус инфекциясен кисәтү кысаларында махсус эшләнгән Роспотребнадзор таләпләре буенча эшлибез, – дип сөйли спорткомплекс директоры Рөстәм Гобәйдуллин. – Мәсәлән, хезмәткәрләребез көн саен “керү фильтры“ аша узалар. Кулларын махсус эремә белән эшкәртәләр. Температураларын үлчибез. Әгәр авыруга билге булса, хезмәткәр эштән кайтарып җибәрелә. Комплекска килүчеләр маска-перчатка режимын саклыйлар.  Бүгенге көндә спорткомплекс штатында 40 хезмәткәр бар. Алар барысы да – эш урыннарында. Ә менә килүчеләр саны Роспотребнадзор таләпләре нигезендә чикләнгән. Аларга хезмәт күрсәтү якынча язылу буенча, залларның мәйданыннан чыгып алып барыла.

Мәсәлән, фитнес-залда төркемләп шөгыльләнү өчен һәр кешегә 4 квадрат метр  мәйдан булу шарт. Шулай ук 1,5 метр дистанция дә сакланырга тиеш. 

Зур бассейнда (бер йөзүчегә 10 квадрат метр) берьюлы 20 кеше йөзә ала. Кече бассейн өчен таләпләр башкача. Анда “дорожка“лар юк, шунлыктан бер йөзүчегә 5 квадрат метр исәпләнә. Берьюлы 12 кеше керергә мөмкин. 

 

Сүз уңаеннан, әгәр сез теге яки бу занятиегә абонемент алган һәм аны пандемиягә кадәр япмаган булсагыз, борчылмагыз. 5 июньнән барлык абонементлар да озайтылган. Димәк, калган көннәрне йөреп бетерергә мөмкин дигән сүз. 

 

Әти-әниләр игътибарына: балалар өчен йөзәргә өйрәтү, теннис, футбол, бадминтон, каратэ секцияләре эшли. Ә менә “Яшел фитнес“ кысаларында узучы тренировкаларга бераз соңрак – массакүләм чаралар буенча чикләүләр алынганнан соң старт бирелә. Шулай ук спорткомплекста балаларның сәламәтләндерү лагере оештыру да күздә тотыла. 

–    Шунысын да әйтергә кирәк, җәй көне “Олимп“ ябылмаячак. Барлык профилактик чаралар – су алыштыру, техник хезмәт күрсәтү һәм башка мөһим эшләр пандемия вакытында башкарылды, – диде Рөстәм Гобәйдуллин.  

 

Ххх

Игътибар: Әгерҗе стадионы әлеге ябык. Биредә шөгыльләнү рөхсәт ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International