Әгерҗе район судында – яңа җитәкче

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Указы нигезендә Әгерҗе район суды рәисе итеп Расим Мөхәммәтйосып улы Мингалиев билгеләнде. Суд коллективына яңа җитәкчене ТРның Югары Суды рәисе урынбасары Максим Беляев тәкъдим итте.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев,  ТРда суд  департаменты Идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов,  Әгерҗе районы хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Әгерҗе район суды белән 12 ел җитәкчелек иткән Әлфия Фәйзи кызы Галәвиевага Максим Беляев ТР Югары Судының Рәхмәт хатын һәм “Татарстан Республикасы Югары Судына 150 ел” юбилей медален тапшырды.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yuridik-dnya/gere-rayon-sudynda-yaa-itkche

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International