Әгерҗе районында “Демография“ илкүләм проекты кысаларында пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту башланды.
Проектның “Өлкән буын“ юнәлеше буенча алып барылучы укуларны район мәшгульлек үзәге оештыра. Моның өчен республикадан субсидия бирелгән.
Укуларга беренчеләрдән булып район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре кушылдылар. Илле яшьлек һәм аннан өлкәнрәк хезмәткәрләр райпоның махсус җиһазландырылган кызыл почмагында компьютер серләренә төшенәләр.
Коронавирус пандемиясе дәвам итү сәбәпле, маска-перчатка режимы да, “укучылар“ арасында билгеле дистанция дә саклана.
– Чаллының өстәмә белем бирү учреждениесе белгече Светлана Николаевна, Әгерҗегә атнага ике килеп, дүртәр сәгать дәвамында сатучыларны компьютер телен аңларга өйрәтә. Моның өчен барлыгы 160 сәгать вакыт бирелде. Курсларны узганнан соң хезмәткәрләр “ЭВМ операторы“ таныклыгына ия булачаклар, – ди мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Физәлия Шакирҗанова.
Мондый укулар якын киләчәктә клуб системасы һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре өчен дә оештырылачак.