Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, берсе генә инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан.
18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 25 кеше өендә дәвалана.
Инфекция йоктырган 10 кеше — 30-50 яшьтә.
Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (19 кеше) ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 4001 очрагы теркәлгән, шуларның 2835е (шул исәптән 11 кеше – узган тәүлектә) терелгән. 1155 кеше дәвалануын дәвам итә.