Яшь вакытта күп авырлыклар күрсә дә хәзерге көне кадер-хөрмәттә шөкер әйтеп үтә аның.
Камай авылы кызы башлангыч белемне Тансар авылында ала. Әмма укуын дәвам итәр өчен мөмкинлекләр булмый. Әтисе сугышка китә, әнисе авырый башлый. Унбер яшеннән гаиләне тартып бару бәләкәй кызның нәзек җилкәсенә төшә. Әнисе йөри алмагач, колхоз эшенә дә бара, өйдәгеләргә ризык юнәтү мәшәкатьләрен дә башкара. Фермада куяннар, дуңгызлар, сарыклар карый. Сугыш вакытында бүреләрнең күплеген, җәяүләп Әгерҗедән ашлык ташуларын бүгенгедәй яхшы хәтерли.
– Буем бик бәләкәй булгангадыр, Әгерҗедә ашлык үлчәп җибәреп торучылар “Бу бәләкәй кызга азрак салырга кирәк” диделәр. Моңа каршы “Ул әнисе урынына эшли, аңа да бер пот салыгыз” дигәннәре бүген дә колакта яңгырый сыман. Мескенләнеп, зарланып тормадым, эшләдем дә эшләдем. Чабата үрдем, җиләк җыйдым, аларны бәрәңгегә, сөткә алыштырып, өйдәгеләрне ач итмәскә тырыштым. Ул чакларда басудан җыйган өшегән бәрәңге дә ачлыктан коткарды безне, – дип хатирәләрен барлый ветеран.
Тансар егете Хаҗи белән гаиләгә коргач, яшьләр Әгерҗедә төпләнә. Минниса кичке мәктәпкә җыештыручы булып урнаша.
– Минниса апа һәрчак чисталык-пөхтәлек үрнәге булды. Тәмле телле, ачык йөзле, тыйнак, итагатьле, сабыр, эш сөючән чын татар хатын-кызы ул. Мичкә ягып эшләгәндә дә, ремонт вакытларында да вакыт белән исәпләшмичә хезмәтен зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкарды. Лаеклы ялга чыккач та яраткан коллективын калдырып китмәде, кичке мәктәп ябылганчы тырышып эшләде, – ди озак еллар кичке мәктәп белән җитәкчелек иткән Людмила Бахтина.
50 елдан артык тату гаилә булып гомер кичергән Хаҗиның вафатыннан соң кызы Әнисә, кияве Рәиснең кайгыртучанлыгын тоеп яши Минниса апа. Җиде оныгы, унбер оныкчыгына иң изге теләкләрен юллап, көн дә озаклап дога кыла...