Татарстанда коронавирустан уникенче пациент вафат булган

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган, шул кадәр үк кеше терелгән һәм дәвалау оешмаларыннан чыккан.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлемнең уникенче очрагы расланды.

Казанда яшәүче бу кеше 1941 елда туган, ул сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында оештырылган вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә 27 майдан дәваланган. Ике яклы интерстициаль пневмония катлау узу сәбәпле, ул реанимация бүлегенә күчерелгән.

Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле прогрессив рәвештә начарлана. 30 майда йөрәк тибеше туктау нәтиҗәсендә үлем теркәлгән.

Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен патологоанатомик экспертиза үткәрелгән, аның коронавирус белән авыруны расланган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International