И.Поносова 1976 елда Әгерҗедә туган. 2003 елда Ижауда Удмурт дәүләт университетының икътисад, финанс һәм кредит факультетын тәмамлаган. 1998-1999 елларда район хакимиятенең социаль тәэмин итү бүлегендә пенсияне яңадан исәпләү буенча белгеч, 2001-2006 елларда Пенсия фонды идарәсендә пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү һәм түләү бүлеге начальнигы булып эшли. 2006-2017 еллардагы хезмәт юлы “Татфондбанк“ белән бәйле. Ул төрле елларда икътисадчы, белгеч һәм җитәкче вазифаларын башкара.
2017-2018 елларда сервис локомотив депосында беренче категорияле икътисадчы булып эшли.
2019-2020 елларда “Үзәкләштерелгән бухгалтерия“ учреждениесе җитәкчесе.
Ххх Моңа кадәр мәшгульлек үзәге белән җитәкчелек иткән Әхсән Кәлимуллин лаеклы ялга китте.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/mshgullek-zgen-yaa-itkche-bilgelnde