Бу атнада Әгерҗе бала тудыру йортында истәлекле вакыйга тарих битләренә язылды. ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре ТАССРның йөз еллыгы бәйрәм ителгән елда районда йөзенче булып туган сабыйны теркәделәр.
Әгерҗедә яшәүче тимерьюлчылар Радик–Рузилә Туганаевлар гаиләсендә – шатлыклы зур вакыйга. Шушы көннәрдә кызлары Самалия дөньяга килгән.
Бала тудыру йортыннан нәни кызчыкны һәм аның әнисен күпсанлы туганнары һәм дуслары каршы алырга җыелганнар. Самир да сеңлесе белән әнисен түземсезләнеп көтә. Дүрт ел элек Самирны да әнә шулай зурлап бала тудыру йортыннан алып чыккан булганнар. Ул яраткан нәни сеңлесен яклаучы булырга әзер икәнлеген, үзе белгән һөнәрләргә аны да өйрәтәчәген белдерде.
Бәхетле әти-әнине район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев, аның урынбасары Римма Гыйльметдинова, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников, акушер бүлекчәсе мөдире Галина Шадрина, локомотив депосы профсоюз комитеты җитәкчесе Олег Шумков тәбрикләделәр.
- 2020 – юбилей даталарга бай ел. Бөек Җиңүнең – 75, ТАССР төзелүгә 100 ел тулды. Сезнең гаилә өчен ул кызыгыз туу белән дә истәлекле булачак. Без сабыйның сәламәт булып үсүен телибез. Гаиләнең сәламәт булуы – иң олы бәхет ул, – дип изге теләкләрен җиткерде Азат Рөстәм улы.
Район җитәкчесе Туганаевлар гаиләсенә бүләкләр һәм ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды.