18 июньгә коронавирус турында яңа мәгълүмат

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Барысы да контакт юл белән йоктырылган. 21 кеше хастаханәдә, 17 кеше өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында бер балигъ булмаган кеше дә юк, әмма 18-30 яшьлекләр арасында 4 кеше бар. 30-50 яшьлекләр арасында — җиде, 50-60 яшьлекләр арасында — алты, 60-70 яшьлекләр арасында 17 һәм 70-80 яшьлекләр арасында дүрт кеше авырый. Бу юлы 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вирус йоктыручылар юк.

Казанда 19, Чаллыда 9 кеше вирус йоктырган. Түбән Кама һәм Норлат районнарында икешәр, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

18 июньгә үсеш буенча 4 мең 78 очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 2 мең 907 кеше дәваланып беткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International