Агымдагы атнада Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары кими. Дүшәмбе көнне 44 яңа очрак ачыкланса, узган тәүлектә 36 очрак теркәлгән. 15 кеше хастаханәдә ята, 21 кеше өйдә дәвалана.
Тәүлек эчендә авыручыларның иң күбе 60-70 яшьлекләр арасында табылган, алар 16 кеше. Торак пунктлар арасында тәүлек эчендә вирус йоктыручылар саны буенча Казан алда бара, биредә 19 кеше, икенче урында Яр Чаллы, биредә 6 кеше. Авыл территорияләреннән Нурлат районы алда, анда тәүлек эчендә өч авыру ачыкланган.
Covid-19 коронавирусы башланганнан бирле Татарстанда вирус йоктыруның 4114 очрагы теркәлгән. Алардан 2969 кеше терелгән, шул исәптән 62 кеше — узган тәүлектә. 1133 кеше дәвалануны дәвам итә.