Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Бер соравыгыз да җавапсыз калмас
2020 елның 19 июне, җомга
Районның яңа җитәкчесе Әгерҗедәге социаль-икътисади вәзгыять белән танышуын дәвам итә. Шушы көннәрдә Азат Вәлиев кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре, үзмәшгульләр белән очрашты. Пандемия аркасында катлаулы хәлдә калган эшмәкәрлек өлкәсенә дәүләттән төрле ярдәм чаралары тәкъдим ителә. Очрашуда район башкарма комитетының икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Баженова эшмәкәрләрне тагын бер кат әлеге чаралар белән таныштырды. Болар – гамәлдәге кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү, азык-төлек продуктларын ташуга субсидия, аренда түләвен кичектерү һәм башкалар. Салым каникуллары, иминият взносларын киметү һәм аларны түләүне кичектерү буенча федераль программалар эшли. Шәхси предприятиеләргә карата күзәтчелек эше дә киметелгән. Аеруча нык зыян күргән тармаклар өчен салым хезмәте аша кире кайтарылмый торган субсидия тәкъдим ителә. Әлеге исемлеккә кергән 159 Әгерҗе эшмәкәренең 154е заявка биргән. Апрель ае өчен 137, майга 87 заявка бирүче компенсация алган. Ике процентлы ташламалы кредитка 11 кеше гариза язган. Бишесе канәгатьләндерелгән. Бер эшмәкәр хезмәткәрләргә хезмәт хакы бирү өчен процентсыз кредитка заявка биргән. Ул әлегә каралуда. – Күп кенә үзмәшгульләргә 2019 елда түләгән салымнары кире кайтарылды. Моның өчен салым хезмәтенә гариза да язарга кирәкми. Картаны үзмәшгульнең шәхси кабинетына бәйләү дә җитә. Салым автомат рәвештә кире кайтарыла, – дип сөйли Ольга Алексеевна. – Тулаем алганда, ярдәм чаралары көн саен өстәлеп тора. Бизнес вәкилләрен алардан актив файдаланырга өндибез. Бу яклап без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Ахырда Ольга Алексеевна эшмәкәрләрнең район советы рәисе Рөстәм Ваһаповка Рәхмәт хаты тапшырды. Узган ел ул беренче тапкыр “Эшмәкәрләрнең иң яхшы берлеге” республика бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгыш ясаган булган. Пандемия белән бәйле йомшартулар нәтиҗәсендә күп кенә сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары ачылды. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белгеч-эксперты Светлана Фирюлина эшмәкәрләргә коронавирус буенча профилактик киңәшләрен җиткерде. Болар – хезмәткәрләрне фильтр аша уздыру, температураны контрольдә тоту, шәхси саклану чаралары запасын булдыру, көндәлек җыештыру, өслекләрне махсус эремә белән эшкәртү, биналарны җилләтү һәм башкалар. Сүз уңаеннан: безнең эшмәкәрләр әлеге киңәшләрне үтәүгә зур игътибар бирәләр. Полиция бүлеге һәм район хакимияте вәкилләренең күмәк рейдлары да шул хакта сөйли. Очрашу азагында эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. – Зинһар, җәмәгать туклануы оешмаларын ачыгыз! – дип мөрәҗәгать иттеләр әлеге тармакта эшләүчеләр. – Туңдыргычларда күпме азык-төлек ята. Безгә килгән зыян бик зур. Коммуналь хезмәтләр өчен дә түли алмыйбыз. Пешкән камыр гына коткара алмый. Кызганычка каршы, бу сорауны җирле үзидарә органнары гына хәл итми. Аны төбәк дәрәҗәсендә чишү кирәк. Очрашуда катнашучылар район җитәкчелеге, прокуратура вәкилләре катнашында эшмәкәрләр өчен аерым чат ачарга тәкъдим иттеләр. Моңа каршы Азат Рөстәмович та үзен гамәлдәге чатка кертүләрен сорады. Район халкының Әгерҗедә химчистка кирәклеге хакындагы мөрәҗәгатьләрен күз уңында тотып, ул шәһәрдә шундый пунктны ачу мәсьәләсен карау турында күрсәтмә дә бирде. Тулаем алганда, очрашу файдалы узды. Аларны алга таба да оештыру турында килешенде. – Әгәр тагын сораулар калса, аларны чат, инстаграм аша бирә, кабул итүгә килә аласыз. Бер генә соравыгыз да җавапсыз калмас, – дип йомгаклады Азат Вәлиев.
http://agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз