Сезгә кеше гомере һәм сәламәтлеге ышанып тапшырыла. Иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр – халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез, ак халатлы шәфкать ияләре, бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәккә өмет-ышаныч уятасыз. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телим. Гаиләләрегез тулы һәм бәхетле булсын.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат ВӘЛИЕВ.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/21-iyun-meditsina-khezmtkrlre-kne