1945 елның 24 июнендә Гитлер Германиясен Җиңү хөрмәтенә беренче парад булды. Мәскәүдә быелгы Җиңү Парады 1945 ел үрнәге буенча узачак. Ә Әгерҗедә бу көнне янә тарихи паровоз тавышы яңгыраячак.
Шәһәребездә данлыклы паровозга һәйкәл ул вакытта Әгерҗенең Локомотив депосын җитәкләгән, хәзер Горький тимер юлының Ижау территориаль идарәсе буенча начальнигы урынбасары Александр Лапшин инициативасы белән Әгерҗедә 20 ел элек куелган иде. Менә нәрсә сөйли ул:
– Бу паровозны урнаштыруга нәрсә этәрдеме? Минем бабам Михаил Парыгин паровоз машинисты булып эшләде. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында «Василий Чапаев» бронепоездын төзүдә катнаша. Намуслы хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. Әти дә паровозлар йөртә иде. Бу – беренчедән. Икенчедән, Әгерҗе-тимерьюлчылар шәһәре. Һәм нәкъ менә паровоз турындагы истәлекне мәңгеләштерү-шундый бер адым булды!
Запас базасында паровозлар күп була. Аны паровоз зираты дип тә атыйлар. Шунда бер паровоз сайладык, һәйкәл өчен урын таптык. Башта депо янында куярга теләдек, ләкин уйладык та вокзал комплексы территориясендә урнаштырырга булдык.
Паровозга бу һәйкәл ниндидер бер башлангыч булды. Аннары Юдинода шундый ук һәйкәл пәйда булды. Ә шәхсән минем җитәкчелегем астында Янаул станциясендә һәм Ижауда тарихи паровозлар урнаштырдылар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына паровоз һәйкәлен реставрацияләү идеясен локомотив депосы башлыгының беренче урынбасары Альберт Мусин тәкъдим итте.
- Бу фикер миңа күптән, машинист булып эшләгән вакытта килде. Яныннан узган саен бу паровозның күңелсез күренешен күреп йөрәгем әрнеде. Паровозны һәм аның тирәсендәге территорияне тәртипкә китерү турындагы уй белән депо начальнигының кадрлар буенча урынбасары Илшат Хаҗиев белән уртаклаштым. Ул мине шунда ук хуплады, һәм без бу идеяне тормышка ашыруга керештек.
Зур эшкә башкалар да кушыла. Һәйкәлне төзекләндерүдә бөтен тимер юл узелы катнашты дип әйтергә була.
Ә 24 июньдә, Җиңү Парады көнендә, яңартылган һәйкәл тантаналы рәвештә ачылачак.
- Бу һәйкәл әгерҗелеләрне үзенә тартып торучы тагын бер ноктага әверелсен иде, яшьләр тарихны истә тотсын, үз шәһәре белән горурлансын, янында фотога төшсен иде, – ди Альберт Ильясович. - Киләчәктә биредә эскәмияләр урнаштырырга, шулай ук балалар эчендәге җиһазларны карый алсын өчен идарә кабинасын төзекләндерергә уйлыйбыз, - ди ул.