22 июньгә коронавирус буенча актуаль мәгълүмат

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган. 11 кеше хастаханәдә, 28 кеше өйдә дәвалана.

Тәүлек эчендә авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр арасында табылган, алар 15 кеше. Вирус йоктыручыларның иң күбе Казанда — барлыгы 21 кеше. Икенче урында Чаллы — анда дүрт очрак теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 4231 кеше авырган, алар арасыннан 3091 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 32 кеше. 1128 кеше дәвалануын дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International