Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, хәрби комиссар Илгиз Галиев, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында “Татнефть“ җәмгыяте ярдәме белән обелискны төзекләндергән “МирСтрой“ ширкәте осталары җитәкчесе Али Ибраһимов “Форпост“ оешмасы активистлары белән берлектә митингка җыелдылар.
Алар сугыш корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Обелискка венок һәм чәчәкләр салдылар.
Бу көнне тагын бер изге эшкә старт бирелде. Обелиск урнаштырылган территориягә берничә агач утыртылды. Бу эш дәвамлы булачак. Көз көне биредә мәңге яшел чыршы үсентеләрен утырту дәвам итәчәк.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/ig-75-el/gered-sugysh-korbannaryn-isk-aldylar