Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясен йоктырган 39 кеше ачыкланган. Тәүлек эчендә 20 кеше сәламәтләнгән. 1169 пациентны дәвалау эшләре дәвам итә. Татарстанда Covid-19 йоктыручыларның 4310 очрагы теркәлгән. Гомумән алганда, 3128 кеше савыккан.