Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Эдуард Шәрәфиев Әгерҗедәге белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә булдылар.
Иң башта аларны “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында директор Валентина Федорова каршы алды. Биредә балаларга талантларын үстерүгә бар шартлар булдырылуга, аларга сәләтләрен төрле яклап ачарга мөмкинлекләр тудырылуына соклануларын белдерделәр.
Шахмат, картинг, рәсем, гамәли-декоратив сәнгать, бию түгәрәкләре алып барыла торган кабинетларны карадылар, тавыш яздыру студиясендә булдылар.
Валентина Валерьевна балалар иҗаты йорты янында машиналар кую урыны кирәклеген дә әйтте.
7нче балалар бакчасы мөдире Лилия Яппарова җитәкчеләрне бакча белән таныштырганда “Уңайлы мохит“ программасы буенча ремонт алып барыла торган төркемне күрсәтте.
Депутат Эдуард Шәрәфиев балалар бакчасына уенчыклар бүләк итәргә вәгъдә бирде.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/rayon-itkchese-m-deputatlar-geredge-belem-m-trbiya-bir-uchrezhdenielrend-buldylar
.jpg)