Әгерҗедә тантаналы рәвештә паровозның тарихи тавышы яңгырады

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

24 июньдә Әгерҗедә тарихи паровоз тавышы яңгырады. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев, Горький тимер юлы башлыгының территориаль идарә буенча урынбасары Александр Лапшин һәм үз һөнәрләренә тугры тимерьюлчылар катнашты.

«Сугыш елларының куркынычын күз алдына да китереп булмый. Әмма, барлык авырлыкларга да карамастан, безнең халык бирешмәде. Без ветераннарга рәхмәтле булырга тиеш. Тимерьюлчыларга фидакарь хезмәтегез өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, хезмәтегездә уңышлар, иминлек телибез», – дип котлады район җитәкчесе Азат Вәлиев.

Бу паровозга һәйкәл ул вакытта Әгерҗенең Локомотив депосын җитәкләгән, хәзер Горький тимер юлының Ижау территориаль идарәсе буенча начальнигы урынбасары Александр Лапшин инициативасы белән Әгерҗедә 20 ел элек куелган иде. Хезмәттәшләрен тарихи вакыйга белән котлап, Александр Аркадьевич, шәһәрдә мондый һәйкәл ачу мотивын болай дип аңлатты:

– Әгерҗе – тимерьюлчылар шәһәре. Һәм нәкъ менә паровоз турындагы истәлекне мәңгеләштерү-һәйкәл куюга этәргеч булды. Бездән соң Юдинода да шундый ук һәйкәл ачылды. Ә шәхсән минем җитәкчелегем астында Янаул станциясендә һәм Ижауда тарихи паровозлар урнаштырдылар.

Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. «"ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге» активистлары паровозны бөтен дөньяда тынычлык символы - кәгазьдән кисеп ясалган күгәрченнәр белән бизәделәр. "Хәтер бакчасы - Тормыш бакчасы" акциясе кысаларында җитәкчеләр һәйкәл янында чыршылар утыртты. Чараның кульминациясе паровозның тантаналы кычкыртуы булды. Әгерҗе күгендә тантаналы гудок яңгыраган мизгелдә катнашучыларның күңелләрен зур горурлык биләде. Гудокны локомотив депосы начальнигының беренче урынбасары Альберт Мусин бирде. Сүз уңаеннан, ул Бөек җиңүнең 75 еллыгына паровоз һәйкәлен реставрацияләү идеясенең инициаторы да булып тора.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/gered-tantanaly-rvesht-parovozny-tarikhi-tavyshy-yagyrady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International