«Агрофирма-Әгерҗе» ҖЧҖендә яңа җитәкче

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Руберт Җәүдәт улы Төхвәтуллин «Агрофирма-Әгерҗе» һәм «Нәүрүз» ҖЧҖ директоры итеп билгеләнде. Руберт Төхвәтуллин 1963 елда Октябрьск (хәзерге Нурлат) районында туган. 1986 елда Буа ветеринария техникумын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1976 елда Нурлат районының «Алга» колхозында башлый. 1986 елдан «Тукай» кошчылык фабрикасында эшли. 2002 елдан алып бүгенге көнгә кадәр төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитәкче вазифалар башкарды. Өйләнгән, ике бала. * * * * Моңа кадәр “Агрофирма-Әгерҗе” һәм “Нәүрүз” ҖЧҖен җитәкләгән Илнар Гыйззәтуллин шәхси гариза нигезендә эштән чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International