Район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп район Азат Вәлиев сайланды. Район Советының XLIVIII утырышында депутатлар бертавыштан әнә шундый карар кабул иттеләр.

Азат Рөстәм улыннан тыш, әлеге вазифага тагын бер кандидат дәгъва кылган. Ул – район башкарма комитетының спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Идиятов.

Утырышта кандидатларның икесе дә тормыш һәм хезмәт юллары белән таныштырып, район халкының көнкүреш шартларын яхшырту юнәлеше буенча алда торган бурычларга тукталдылар.

Депутатлар бертавыштан әлеге җаваплы постка Азат Вәлиевны сайладылар.

– Миңа шундый ышаныч күрсәткәнегезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Әгерҗе районы киләчәктә үсеш юлында булсын өчен бөтен тырышлыгымны, белемемне, тәҗрибәмне эшкә җигәргә вәгъдә бирәм, – диде Азат Рөстәм улы.

Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов чыгыш ясап, яңа җитәкчегә катлаулы һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде.

Утырышта шулай ук ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев катнаштылар.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/rayon-bashkarma-komitety-itkchese-saylandy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International