Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе тавыш бирде

2020 елның 26 июне, җомга

Бүген Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирү башланды. Әгерҗедә – 16, авылларда 33 сайлау участогы эшли. Төп тавыш бирү көне 1 июльдә булуга карамастан, иминлекне тәэмин итү максатыннан халыкны кабул итү бүгеннән башланды.

2нче мәктәптә урнашкан 465нче сайлау участогына беренчеләрдән булып район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев килде. Башта Азат Рөстәм улының температурасын үлчәделәр, аннан тавыш бирү өчен бюллетень һәм бер тапкыр куллана торган ручка бирделәр. Тавыш бирү кабинасына үтеп үз фикерен белдергәннән соң, җитәкче бюллетеньне махсус әрҗәгә төшерде.

Тавыш бирү участоклары эш һәм ял көннәрендә 8-20 сәгатьләрдә эшли. Башка сайлаулардагы кебек үк бу юлы да 18 яшен тутырган, Россия гражданины булган һәркем үз фикерен белдерә ала.

Әгерҗе районында  шундый 24800дән артык тавыш бирүче исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International