Бүген 7нче балалар бакчасында милли бәйрәмебез – Сабан туе узды. Саклану чарары төгәл үтәлде. Ярышлар, башта һәр төркемнең үз мәйданчыгында узып, финалга чыгучылар гына төп мәйданга чакырылдылар. Тәрбиячеләр, килгән кунаклар битлек һәм перчаткалардан иде. Бәйрәмне тәрбиячеләрдән торган бию төркеме ачып җибәрде. Ул ТАССРның йөз еллыгын да, халыклар бердәмлеген дә ачык күрсәтте.
Педагог Зөлфинә Хуҗинаның җәйнең бизәге булган лилияләр турындагы җыры һәм тәрбиячеләр биюе дә, балалар булып киенеп төрле уен коралларында уйнаган тәрбиячеләр оркестрының чыгышы да бәйрәмгә үзгә матурлык өстәде.
Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев сәламләп, матур һәм батыр, тырыш һәм акыллы булып үсүләрен, әти-әниләрен һәрвакыт сөендереп торуларын теләде.
Аннан Сабантуйның бизәге булган уеннарга старт бирелде. Иң беренче “ат чабышы“ булды. Уенчык атларга атланып чапкан малай-кызларны карау бик күңелле булды. Капчык киеп сикерү, түбәтәй, чиләкләр белән су ташу уеннарында да катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп иде.
Финалга чыккан һәркем бүләк алды.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/tassrga-100-el/geredge-7nche-balalar-bakchasynda-sabantuy-byrme-uzdy