Урам буйлап үткәндә, мин аларның йортлары тәрәзәләренә карарга яратам. Элеккеге кебек үк, ак пәрдәле, якты геранлы тәрәзәдән Мәрьям апаны күрәм. Әхәт абыйның гармунда уйнавын ишетәм... Уйлап ишегалдына керәм, аннары өйгә. Кызып киткән Мәрьям апа коймакны пешерә. Син нәкъ вакытында. Өстәл янына утыр. Мин коймакны әзерлим. Әхәт аларны мичтән, кайнар килеш ярата... Менә шулай ул гомер буе ире турында кайгырта, аның белән шатлык уртаклаша, яхшы киңәшләр бирә иде. Тәтеш районының Бакырчы авылында туып-үскән Мәрьям Мәрьям Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң районыбызга килде. Сабан туенда мәйдан тоткан Әгерҗе батыры Әхәт Камалиев аның йөрәген мәңгегә әсир итте. Алар бергә агрономлыкка укыганнар һәм бергә Әгерҗе шәһәренә килгәннәр. Техникумга кергәнче үк инде Әхәт «утыз меңчеләр» исәбендә К.Маркс исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләнә. Бу 1958 елның февраль ае иде. Терлекчелек биналарында караңгы, терлекләр ач, хезмәт дисциплинасы юк. Колхозны шундый хәлдә кабул итте.