Сыйныфташлар гына түгел, чын дуслар

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Быел Иж-Бубый мәктәбен өч кыз тәмамлый: Диләрә ВАҺАПОВА, Зөлфия ЧИГВИНЦЕВА, Азалия БОКАРЕВА. Алар сыйныфташлар гына түгел, чын дуслар.

Азалия аларга 8 сыйныфта укыганда гына килеп кушыла.

– Безнең сыйныфның иң гөрләп торган еллары иде ул, – диләр кызлар. 

“Иң гөрләп торган еллар” дигән төшенчә исә алар катнашында узган бик күп чараларны үз эченә ала. Болар – югары сыйныф советы оештырып, аның Президенты булу, шуның кысаларында Казанда Талантлы яшьләр мәктәбенә бару, “Сәләт” лагеренда ял итү. "Телефонсыз көн", "Час без электричества", ул вакытта бик тә популяр булган "Маникен челендж", химия буенча "Что? Где? Когда?" уены, КВН һәм башка чараларны уйлап табып, аларга мәктәпнең башка укучыларын да җәлеп итү. Тематик стена газеталары чыгару. Төрле фән олимпиадаларында катнашу, конференцияләрдә чыгышлар ясау. Иж-Бубыйның игелекле эшмәкәре Искәндәр Җиһангәрәев җитәкчелегендә җәй көннәрендә тарихи урыннарга походларга бару.

Зөлфия белән Диләрә 1 сыйныфтан бирле Иж-Бубыйның танылган “Хыял” бию ансамблендә дә шөгыльләнәләр. Диләрә Әгерҗе сәнгать мәктәбенә фортепиано һәм саксофон классына, Зөлфия фортепиано классына йөри.

– Бу кадәр активлык белән укырга вакытыгыз калдымы соң? – дип сорыйм.

– Әлбәттә, иң беренче чиратта, уку булды, – диләр кызлар.

Укудагы тырышлыклары да бушка китмәгән: Диләрә белән Зөлфия мәктәпне алтын медальгә тәмамлыйлар. Азалиянең аттестатында да дүртле-бишлеләр генә. Диләрәнең иң яраткан фәне – инглиз теле, Зөлфиянеке – рус әдәбияты, Азалиянеке – биология.

– Укытучыларны, дусларны сагынырбыз инде, – диләр кызлар.

– Безне географиядән укыткан мәрхүмә укытучыбыз Резилә Мәдишинага, рус теле укытучыбыз Әлфия Гомәровага, башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Абзалиевага аеруча рәхмәтле мин, – ди Зөлфия.

– Минем биология укытучысы Роза Җиһангәрәевага һәм мәктәп директоры Равил Бадахшинга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә, – ди Азалия.

– Сыйныф җитәкчебез булган Лилия Хәлиуллинага, җәмгыять белеме укытучысы Гөлназ ..... – тирән хөрмәтебез һәм олы рәхмәтебез – ди Диләрә.

Кызлар әти-әниләренә дә чиксез рәхмәтле.

Ә менә дуслар дигәннән, бу кызларны Екатеринбургка экскурсиягә бару аеруча берләштергән.

– Азалия безгә 8 сыйныфта гына килеп кушылганлыктан, баштарак бер-беребезгә ияләшү авыр булды. Ә Екатеринбургка сәяхәт һәркайсыбызны төрле яктан ачарга ярдәм итте, якынайтты, – диләр.

Әлеге шәһәргә 5-9 сыйныфларда класс җитәкчеләре булган Лилия Хәлиуллина белән баралар алар.

– Мин бу кызларның активлыкларына, фантазияләренә, оештыру сәләтләренә таң кала идем. Аларга нинди генә бирем кушсаң да “юк“ дия белмәделәр. Әти-әниләре дә һәрчак теләктәшлек күрсәтәләр иде. Шуңадыр, мәктәптә бер генә чара да алар катнашыннан башка узмады. Аларның җитезлекләре, тәвәккәллекләре дә күпләргә үрнәк булырлык. Шул ук вакытта бу кызлар бик игътибарлы, кече күңелле, кешелекле дә. Белемле булулары белән дә сокландыралар. Мин аларны инстаграмда әле дә күзәтеп барам. Зөлфиянең иң яраткан фәне әдәбият булуына ишарә ясап, теләсә нинди фотога әдәби тезмә бәйләп куюы – үзе бер тәрбия үрнәге бит. Бу кызларның үз юлларын табачакларына ышанам һәм шулай булсын дип ихлас күңелдән телим дә, – ди Лилия Равил кызы.

Юллар дигәннән, Диләрә белән Зөлфия Казанга югары уку йортына укырга китәргә җыеналар. Азалия – Ижауга техникумга. – Ә берничә елдан мин дә дусларым янына Казанга китәрмен дип планлаштырам, – ди Азалия. 

Монысы да – чын дуслыкның матур бер билгесе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International