Сарсак-Омга гыйбадәтханәсендә төзекләндерү эшләре дәвам итә

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Ходай һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән бүгенге көндә 12 пластик тәрәзә урнаштырылган инде. Тагын 20сен алыштырасы калды. Тәрәзәләр ясау һәм урнаштыру белән мастер Олег Ильин шөгыльләнә.

Беренче көннән бирле гыйбадәтханәне торгызуда эшләүче Владимир Сюгаев кирәк булганның барысы да вакытында эшләнәчәк, ди. Изге эштә сарсак-омгинлылар Павел Байкузин, Валерий Гаврилов, Анатолий Гаврилов, Анатолий Гордеев, Анатолий Тимофеев, Сергей Маркитонов һәм Сергей Савельев катанаша.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чиркәүне торгызуга күп кенә авыл халкы да, православие динендәгеләр дә үзләренең хезмәт өлешен кертергә тырыша. Хатын-кызлар чиркәүне җыештыруда иң актив ярдәм күрсәтәләр.

Мәхәллә кешеләре зур ярдәме өчен «Агрохимсервис» җәмгыяте директоры Адел Латыйповка бик рәхмәтле. Шулай ук яшь эшмәкәр Илдар Вәлиев та зур ярдәм күрсәткән.

Хәзер чиркәүгә җылылык һәм электр үткәрү мәсьәләләре хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International