Районның мактаулы гражданины исеменә лаек булучылар арасында Кадыбаштан кырык ел халык сәламәтлеге сагында торган “Сәламәтлек саклау отличнигы” Рәмзия Айдарова да бар.
Белем алырга зур омтылышы булган Рәмзия туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, “квартир”да торып Исәнбайда урта белем ала, аннан Минзәлә медучилищесында фельдшер һөнәренә укый. Училищены кызыл дипломга тәмамлый.
Хезмәт юлын Девятерняда башлый Рәмзия. Аның өчен чын тәҗрибә туплау мәктәбе була ул. Әлеге чорларда бәби табулар өйдә генә булганлыктан, 19 яшьлек кызга күп тапкырлар “кендек әбисе” булырга туры килә. Бер елдан туган авылына ФАП мөдире булып күчкәч тә, хезмәттәше Мөнҗия Тукманова белән ел саен 20-25 балага дөньяга аваз салырга булышалар. Чакыру булганда Касай, Атнагул, Гали авылларында яшәүчеләргә дә медицина хезмәте күрсәтергә баралар.
1964 елда донорлык хәрәкәте башлана. Беренче елларда Кадыбашта дүрт кеше булса, андыйлар саны елдан-ел артып барган. 40ар тапкыр кан биреп “Мактаулы донор” исеме алучылар да булган. Донорлар слеты да шушы авылда үткән. Алар өчен клубта кичәләр оештыра торган булганнар. Кичәләр дигәннән, Кадыбаш Мәдәният йортында биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче хатын-кызларга багышлап үткәрелгән бәйрәмгә әзерләнгәндә 180 кешегә чакыру кәгазе язганым да истә, ди авылда озак еллар “Яңа йолалар” комиссиясен җитәкләгән, яңа өйләнешүчеләрне котлау кебек мәдәни чараларны авыл Советы сәркатибе белән берлектә алып барган Рәмзия апа. Аның үзенең 55 яшьлек юбилее да, лаеклы ялга озату кичәсе дә бөтен авыл халкы катнашында зур җылылык һәм эчкерсез хөрмәт мохитендә үтә. Кадыбаш амбулаториясендә сакланучы “Кадыбаш авылы медицина тарихы” һәм игелекле донорларга, авылдашларының юбилейларына, бала туу таныклыгы тапшыру кичәләренә атап язылган шигырьләреннән тупланган альбом да – Рәмзия апаның тарихларда калачак хезмәте.
– Хатын-кызларны бизәүче матурлык вә гүзәллек, акыл вә тәрбия, зирәклек вә сабырлык – боларның барысы да бар Рәмзия апа Айдаровада. Җыр-биюгә дә оста, язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүче бик булдыклы авылдашыбыз, фидакарь зат ул, – дип соклануларын белдерәләр авыл җирлеге хезмәткәрләре аның үзенә дә.
– Көнне-төнне белмичә эшләдек. Өйдәгеләргә “төнгә капканы бикли күрмәгез” дип әйтә идек. Каенанам Миңненур әйбәт булды. Җәмәгатем Зәки дә күңел биреп эшләвемне аңлады. Авылдашларымның да, җитәкчеләрнең дә хөрмәтен һәрчак тоеп яшәдем. “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшыру тантанасына Казанга чакырдылар. Район үзәгендә “Әгерҗе районының мактаулы гражданины” исеме бирелү уңаеннан оештырылган бәйрәм дә гомергә истә калырдай булды. Тырыш хезмәтем халыкның зур хөрмәте булып күңелемне җылытып тора, – дип улы Азатның, кызы Фәридәнең, өч оныгының уңышларына куанып гомер кичерә хезмәт ветераны.