Сезне чын күңелдән халыкның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе-Сабантуй белән котлыйм!
Сабантуй милли гореф-гадәтләрне саклап калу үрнәге һәм халык бердәмлегенең үзенчәлекле символы булып тора. Ул үз эченә татар халкының күп гасырлык тормыш рәвешен һәм үзенчәлеген туплаган.
Бу көнне без авыл хезмәтчәннәрен, җитештерү алдынгыларын хөрмәтлибез. Халык бәйрәме төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә аралашуына да ярдәм итә. Бүген ул Халыклар дуслыгы символы булып тора һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә, безнең уртак йортыбыздагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыта.
Кызганычка каршы, яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы янаган шартларда без бәйрәм мәйданында бергә очраша алмыйбыз, әмма бу катлаулы чорда матур традицияне саклап калып, авыл хезмәтчәннәренә авыр һәм игелекле хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Быел безнең яраткан бәйрәмебез онлайн форматта узачак, әгерҗелеләр генә түгел, илебезнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә бәйрәмнең тамашачысы була алачак. Онлайн-версия халык гореф-гадәтләрен ныгытып кына калмыйча, чараның аудиториясен күп тапкырлар арттырыр дип ышанам, күп кенә тамашачыларда сәламәтлек өчен куркынычсыз рәвештә әлеге искиткеч бәйрәмнең рухын тою мөмкинлеге булачак, шуңа күрә ишекләрне киңрәк ачыгыз һәм һәр кунакчыл йортта, ипи-тоз белән иң яраткан бәйрәмне каршылагыз.
Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы
Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Р.Вәлиев